Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күңелле мультфильм иленә сәяхәт

28 Март 2025 в 14:00
Түләүсез
МБУ “Биектау ҮКС” Ямаширмә авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 0+

Ямаширмә авыл китапханәсендә «Күңелле мультфильм иленә  сәяхәт» исемле танып – белү уен программасы узачак. Бүгенге көндә тормышыбызны мультфильмнардан башка күз алдына китерүе кыен: сөйкемле, игелекле, көлкеле һәм күңелле. Аларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә ярата, моны бөтен кеше дә әйтмәсә дә! Яхшы мультфильм дуслашырга һәм теләктәшлек күрсәтергә, иптәшләргә ярдәм итәргә һәм көчсезләрне якларга, юмарт һәм киң күңелле булырга, туганнарыңны һәм якыннарыңны яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтә. Искиткеч совет мультфильмнары иле буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәбез. Чара барышында китапханәче «Союзмультфильм» киностудиясенең барлыкка килү тарихы һәм мультфильмнарның ничек барлыкка килүе турында сөйләячәк. Ике командага бүленеп, балалар викторина сорауларына җавап бирәчәкләр, яраткан мультикларыннан җырлар җырлаячаклар, кроссвордны чишәчәкләр, шулай ук мультфильмнарның исемнәрен һәм аларның төп геройларын искә төшерәчәкләр. Катнашучыларга бу чара яхшы кәеф һәм тулы бер көнгә күтәренке рух бүләк итәчәк.