Җәй турында укыйбыз
14 Июль 2025 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Юртыш авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
Җәй-искиткеч чор, ул көлү, елмаю һәм яхшы кәеф. Ә тагын җәй – китап укырга вакыт ул! Җәйге каникуллар-китапка яңа укучыларны җәлеп итү, иҗат атмосферасы булдыру, күңелле һәм файдалы вакыт үткәрү өчен уникаль мөмкинлек. Юртыш авылы китапханәсе «Җәй турында укыйбыз» дигән кычкырып уку үткәрәчәк. Бу чарада китап укучылар бер-берсенә җәй турындагы хикәяләрне һәм яраткан шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыячаклар. Кычкырып уку иллюстрацияләр күрсәтү белән үрелеп барачак.

