Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кояшка тиң гомер

5 Август 2025 в 09:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Коркачык авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 16+

Мәшһүр татар язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан Коркачык авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмәдә «Югалган якутлар», «Шәфкать», «Арыш тәме» китаплары тәкъдим ителәчәк. 2017 елда «Арыш тәме» романы өчен Мәдинә Маликова Г.Тукай исемендәге премия белән бүләкләнде. Мәдинә Маликова китапларын татар әдәбиятын яратучыларның берничә буыны мавыгып укый. Аларның популярлыгының төп сәбәбе, әлбәттә, эчкерсезлектә,эмоциональлектә. Китапханәче авторның китапларына кыскача күзәтү ясаячак, язучының тормыш юлы белән таныштырачак.