“Россиядә интернет көне!»
30 сентябрь-Россия Интернеты көне (Рунет көне). Россиядә интернет көне 1990 елдан башлап, ел саен 30 сентябрьдә билгеләп үтелә. Интернет безнең һәрберебез тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Интернет ярдәмендә без кирәкле мәгълүматны тиз таба, яңалыклар һәм казанышлар турында белә, кызыклы проектлар таба һәм экранның икенче ягында булган кешеләр белән аралаша алабыз.Әлеге вакыйга уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе мәгълүмат сәгате үткәрәчәк, китапханәче укучыларга презентация күрсәтәчәк. Презентацияне караган вакытта алар интернетның кайчан барлыкка килүе һәм нинди зыян китерергә мөмкинлеге турында фикер алышулары турында беләчәк.Шулай ук китапханәгә килүчеләр өчен Китап-мәгълүмат күргәзмәсе оештырылачак.

