Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне
7 Октябрь 2025 в 14:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Мүлмә авылы китапханәсеЯшь чикләве: 0+
Октябрьдә бөтен планета буйлап Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне билгеләп үтелә. Бу барлык кешелек өчен дә, аерым шәхес өчен дә мөһим дата. Без барыбыз да табигатьнең һәм экологиянең бер өлеше булып торабыз. Шул сәбәпле, Мүлмә авылы китапханәсендә яшь китап укучылар өчен экологик сәгать булачак. Китапханә мөдире катнашучылар өчен тәрбияви әңгәмә уздырачак. Күрсәтмәлелек өчен югарыда язылган темага багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

