Без бит авыл кызлары
30 Октябрь 2025 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсеЯшь чикләве: 16+
Октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә. Халыкара авыл хатын-кызлары көнен бәйрәм итү кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә Айбаш мәдәният йорты белән берлектә чара узачак. Очрашу барышында котлаулар, авыл хатын-кызлары турында җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырачак. Чара программасында төрле викториналар, уеннар, конкурслар булачак. Очрашу чәй табыны артында төгәлләнәчәк.

