Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Авылым тарихы

3 Ноябрь 2025 в 16:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Чувашиле авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

Биектау районы төзелүгә 90 ел тулуга карата планлаштырылган чараларның чираттагысы – Чувашиле авылы тарихы турындагы тарихи сәгать 3 ноябрьдә узачак. Китапханәче авыл, аның тарихы, истәлекле урыннары турында сөйләячәк, элекке фотоларны күрсәтәчәк. Катнашучылар авыл уртасыннан агучы елга һәм күлләр, башка урыннарның атамалары турында кызыклы фактлар белән танышачак. Болар барысы да кече ватаныбыз белән горурлану, аның табигатенә соклану хисләре уятыр дип көтелә.