Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия – Ватаным минем

1 Ноябрь 2025 в 10:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Мүлмә авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 0+

Халыклар бердәмлеге көнендә бөтен ил буйлап флешмоблардан алып конкурсларга кадәр төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Бәйрәмнәргә Мүлмә авылы китапханәсе дә кушыла. Бәйрәм алдыннан китапханәдә төрле яшьтәге китап укучылар өчен китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Көн дәвамында китапханә мөдире күргәзмәгә күзәтү үткәрәчәк. Күргәзмә белән танышып, китап укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын һәм шулай ук Россия Федерациясендә төрле конфессия халыкларының дуслыгы турында беләчәкләр.