Эдуард Касыймов – публицист
11 Ноябрь 2025 в 12:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсеЯшь чикләве: 12+
Язучы Эдуард Касыймовның тууына 95 ел тулу уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсендә портрет-күргәзмә ясалачак, анда язучының биографиясе һәм китаплары турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк. Эдуард Касыймов – татар язучы-прозаигы, очерклар язучы һәм галим-филолог. Ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты. «Орфей» һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәләренең шеф-консультанты, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлегенә нигез салучыларның берсе һәм беренче рәисе, романнар, повестьлар һәм хикәяләр авторы.

