Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Друг на все времена

28 Ноябрь 2025 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсе

Яшь чикләве:  12+

Балалар өчен танылган «Том Сойер маҗаралары», «Гекльберри Финн маҗаралары», «Принц һәм хәерче» һ.б. әсәрләр авторы Марк Твенның тууына 190 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә авторның әсәрләре,  язучының тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар тәкъдим ителәчәк. Чара барышында китапханәче укучыларга язучы тормышыннан күп кенә кызыклы фактлар сөйләячәк, иң танылган әсәрләре белән таныштырачак. Балалар викторина сорауларына җавап бирәчәкләр һәм язучының әсәрләре буенча кроссворд чишәчәкләр.