Әни…Бу сүздән дә кадерлерәк ни бар!
28 Ноябрь 2025 в 10:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Коркачык авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
Ноябрьнең соңгы атнасында Россиядә иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм һәркем өчен иң мөһим, елның һәр көнендә игътибарга лаек кеше – әниләрне искә алу өчен булдырылган. Коркачык авыл китапханәсендә бәйрәмгә тематик китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмә беләнт танышырга теләүчеләр классик һәм заманча авторларның дөньядагы иң гүзәл, иң сөекле кешеләрезгә – әниләргә багышланган матур шигырьләре, әсәрләре белән таныша алачак.

