Әни кирәк һәркемгә
29 Ноябрь 2025 в 16:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Чувашиле авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шушы гаҗәеп матур бәйрәмгә китапханә укучыларны һәм аларның әниләрен шигъри сәгатькә чакыра. Китапханәгә килгән кунаклар әни образын данлаучы әдәби әсәрләр белән танышачаклар, тормышта хатын-кыз-әнинең роле, әниләрне сакларга кирәклеге турында сөйләшәчәкләр. Китапханәче үзләренең иҗатын әниләренә багышлаган шагыйрьләр белән ташыштырачак. Чараның ахырында балалар яттан өйрәнгән шигырьләрен әниләренә бүләк итәчәкләр.

