Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөтен иҗаты – сугыш турында…

24 Ноябрь 2025 в 16:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Чувашиле авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

28 ноябрьдә шагыйрь, театр һәм кино драматургы, журналист Константин Михайлович Симоновның тууына 110 ел тула. Сугышны Симоновтан да яхшырак белүче юктыр, 1941 елның 24 июнендә фронтка китүдән ул 1946 елның көзендә генә кайта. Нәрсә күрә сугышта, барысын да яза: газетага да, шигырь, пьеса, хикәя, повесть та. Симоновның «Тереләр һәм үлеләр» трилогиясе 1973 елда Ленин премиясенә лаек була. Шушы истәлекле датага багышланган әдәби сәгатькә, К.Симонов иҗаты аша хәрби-патриотик әдәбиятны укырга омтылыш тудыру, Бөек Ватан сугышы чоры шигърияте турында белемнәрен тирәнәйтү максаты белән, яшүсмерләр чакырыла.