Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Без – кырык беренче ел балалары

1 Декабрь 2025 в 10:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Коркачык авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

Коркачык авыл китапханәсендә татар халык язучысы, әдәбият галиме, публицист, әдәби тәнкыйтьче, укытучы  Мөхәммәт Мәһдиевның юбилеена багышланган китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә авторның  хикәяләре, повесть,  романнары тәкъдим ителәчәк. Аның иҗаты туган төбәге, аның тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. «Без – кырык беренче ел балалары», «Исәнме, Кәшфи абый», «Фронтовиклар», «Кеше китә – җыры кала», «Саубуллашу» кебек әсәрләрендә үткән һәм хәзерге татар авылларының чагылышын күрергә мөмкин. Язучы авыл һәм аның кешеләре турында искиткеч җылылык һәм мәхәббәт белән яза.