Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Шәмсетдин Зәки мирасы

3 Декабрь 2025 в 16:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Чувашиле авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 18+

Бөтен дөньяда 3 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Чувашиле авылы китапханәсе мәгърифәтче һәм шагыйрь Шәмсетдин Зәкигә багышланган чара әзерли. Аның шигъри мирасы зур түгел. Кечкенәдән күзе начар күрә һәм 4 яшенә ул бөтенләй сукырая. Шунлыктан аның әсәрләре телдән телгә тарала. Ш.Зәки шигъриятенең күп өлеше – фәлсәфи лирика. Бала чагында бик яхшы укый, соңыннан үзе балалар укыта. Көнчыгыш поэзиясен оста башкара, гарәп әдәбиятын яхшы белә, дин, фәлсәфә, филологияне яхшы белүе белән сокландыра. Аның даны еракларга тарала, анда белем алырга күпләр хыяллана.