Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез

3 Декабрь 2025 в 12:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

Билгесез солдат көне – Ватанны саклаганда һәлак булган һәм исемнәрен ачыклый алмаганнарны искә алу көне ул. Алар ил һәм халык хакына башларын салганнар, туганнар каберенә күмелгәннәр яки үлгән урыннарында ятып калганнар. Билгесез солдат көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе ясалачак. Патриотик эчтәлекле нәфис һәм документаль китаплар китапханәгә килүчеләр һәм укучылар игътибарына тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә бу көн тарихы, һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Россия һәм совет солдатларының батырлыклары белән таныштырачак.