Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Батырлыкны оныту юк!

4 Декабрь 2025 в 15:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС», Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе

Яшь чикләү: 6+

Тарихи-патриотик тәрбия кысаларында, Ватанны саклаучылар елына, Билгесез солдат көненә Бөреле җәнлек совхозы китапханәсенең яшь укучылары өчен Билгесез Солдат батырлыгы турында төрле авторларның шигырьләрен кычкырып уку оештырылачак. Китапханәче бу истәлекле датаның календарьда барлыкка килү тарихы турында сөйләр, әдәбиятка күзәтү ясар, сугыш турындагы иң яхшы әсәрләр белән таныштырыр. Ә балалар исемнәре билгеле булмаган, әмма хәтерләре исән калган солдатларның батырлыклары турында кычкырып шигырьләр укыячак!