Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Йөрәктән – йөрәккә

4 Декабрь 2025 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

Халыкара инвалидлар көненә Олы Битаман авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тематик кичә үткәрәчәк. Бу дата сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлек турында уйланырга этәрә, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра. Кичә бәйрәм өстәле артында узачак, анда яраткан җырлар җырланачак, биюләр, хәрәкәтчән уеннар булачак. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле язучылар Ф. Яруллин, Р. Шәрипов, М. Логинова китапларыннан китап күргәзмәсе әзерләнәчәк. Бу китаплар барлык авырлыкларны да җиңеп чыгу өчен үз көчеңә ышанырга ярдәм итә.