Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Коррупциягә юк, дип әйтик!

4 Декабрь 2025 в 11:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 6+

   9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнгә авыл китапханәсе балалар белән «Коррупциягә юк дип әйтик!» дигән иҗат сәгате үткәрәчәк. Чара барышында китапханәче уен формасында балаларга коррупция сүзенең мәгънәсе, эчтәлеге һәм чагылышы, аның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләячәк. Укучылар Россиядә Иван III, Иван Грозный, Петр I, Екатерина II идарә иткән чорда коррупция тарихы һәм ул вакытта нинди җәзалар булганлыгы белән танышачаклар. Чара ахырында укучылар рәсемнәр ясаячак, анда алар «коррупция» сүзләрен үз күзаллаулары аша  белдерәчәк.