Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гадел яшәргә кирәк!

8 Декабрь 2025 в 17:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС», Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе

Яшь чикләү: 12+

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге китапханәләр белән бергә коррупциягә каршы актив сәясәт алып бара: акцияләр, конкурслар, әңгәмәләр үткәрелә. Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә укучылар өчен коррупциягә каршы көрәш турында әңгәмә булачак. Китапханәче коррупция күренешләре, аның төрләре, коррупция гамәлләре өчен җаваплылык, аларның җәмгыятькә, дәүләткә, илнең байлыгына йогынтысы турында сөйләячәк. Укучылар игътибарына «Коррупциягә ЮК дип әйт!» мәгълүмати буклет тәкъдим ителәчәк.