Батырларны искә алып
9 Декабрь 2025 в 09:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Суыксу авылы китапханәсеЯшьчикләве: 6+
Ватан Геройлары көне – истәлекле көн. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Суыксу авыл китапханәсендә «Батырларны искә алып» дигән китап күргәзмәсе ясап куела. Күргәзмәдә Ватан Геройлары, күренекле полководецлар турында китаплар һәм Хәтер китабы урын алачак. Күргәзмәгә күзәтү вакытында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында һәм төрле чор геройлары турында сөйләп үтәчәк.

