Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Үзеңне сакла!»

2 Декабрь 2025 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Чернышевка авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12 +

Ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья  СПИДка каршы көрәш көненә Чернышевка  авыл  китапханәсендә китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Бу халыкара дата 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО Генераль ассамблеясе карары буенча оештырыла.

СПИД – заманча цивилизациянең афәте. Бу үлемгә китерә торган авыру, аның профилактикасында  мәгълүматлылык һәм хәбәрдарлык бик мөһим булып тора.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият кешенең сәламәтлеге,  аңа  үзен авырудан ничек саклап калу, төп йоктыру юллары, иммунодефицит синдромы һәм шуның аркасында килеп чыгучы авырулар турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.