Күк йөзе барысы өчен дә уртак
10 Март в 11:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Каенлык авылы китапханәсеЯшь чикләве: 0+
Каенлык авыл китапханәсендә укучылар өчен фольклор сәгате узачак.
Чара барышында китапханәче балаларны Россиядә яшәүче төрле халыклар, кешеләрнең көнкүрешен һәм аларның үзара мөнәсәбәтләрен чагылдырган мәдәни үзенчәлекләр, гореф-гадәтләр белән таныштырачак. Һәр халыкның үз теле, милли гореф-гадәтләре, символлары һәм кухнясы булуы турында сөйләячәк.
Тәкъдим ителгән презентация аша укучылар халык киеме тарихына виртуаль сәяхәт ясаячак. Шулай ук китап экспозициясе аша укучылар һәр халыкның үз мәдәнияте, дине һәм фольклоры булуын беләчәк.

