Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китаплар авыл хуҗалыгына ярдәмгә

13 Март в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

Олы Битаман авылы китапханәсендә «Село живет – Авыл яши» Республика проекты кысаларында авыл хуҗалыгы тематикасындагы әдәбиятка күзәтү үткәреләчәк. Бүгенге көндә халык хуҗалыгының теләсә кайсы тармагын үстерү заманча мәгълүматның нәтиҗәле системасыннан башка мөмкин түгел. Күргәзмә авыл халкының күп эшчәнлек өлкәләрен чагылдырачак. Бу – фермер һәм йорт яны хуҗалыкларында терлек һәм кош-корт үрчетү, умартачылык буенча материаллар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән яшелчә, җиләк культуралары үстерү буенча китаплар яңа гына эшли башлаган һәм тәҗрибәле бакчачылар өчен өстәл әсбабы була алачак.