Хәрби хезмәт батырлыгы
Яшь чикләве: 12+
2026 ел Татарстанда «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» дип игълан ителде.
Әлеге ел хөрмәтенә, Суыксу авыл китапханәсе «Хәрби хезмәт батырлыгы» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелә. Чара Туган якларына әйләнеп кайта алмаган, сугыш кырында башын салган ир-егетләрне бер минут тынлык белән искә алудан башланып китәчәк. Китапханәче ватандашларыбызның батырлыклары белән таныштырып үтәчәк, һәм сугыш хәрәкәтләренең төрле эпизодлары һәм күренешләре турында сөйләп үтәчәк. Китап күргәзмәсе ясап куела. Бу күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәре турында китаплар, сугыш чорында тылдагы тормыш турында нәфис китаплар тәкъдим ителәчәк.

