Тыйнак батырлык
20 Апрель в 16:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Чувашиле авылы китапханәсеАпрель аенда Хисам Камаловның тууына 100 ел тула. Үзенең бай иҗади мирасы белән Х.Камалов татар әдәбияты үсешенә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, Х.Камалов батырлык, ныклык, бурыч хисенең югары үрнәге булып тора. Шушы вакыйга уңаеннан Чувашиле авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәгә авторның сугышка кадәрге шигырьләр җыентыклары, соңрак язылган сугыш турындагы проза китаплары куелачак. «Безне өйдә көтәләр» романы өчен Х.Камаловка Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.

