Җир көне
Яшь чикләве: 12+
22 апрельдә Бөтендөнья җир көне билгеләп үтелә. Җир көне – ул анда яшәүчеләргә уртак йортның матурлыгын сакларга кирәклеген искәртү көне. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә танып-белү әдәбияты – китаплар, энциклопедияләр, белешмәләр тәкъдим ителәчәк. Тәкъдим ителгән әдәбият Җир планетасының ничек төзелүе, тау токымнарының, океаннарның ничек барлыкка килүе, җир рельефының нинди үзенчәлекләре булуы турында мәгълүмат бирәчәк. Китапларда кызыклы материаллар гына түгел, иллюстрацияләр һәм фотографияләр дә бар. Яшь табигать сөючеләрнең игътибарын «Мин дөньяны танып беләм» сериясе китаплары да җәлеп итәчәк. Күргәзмәдә шулай ук хайваннар һәм кошлар турында китаплар тәкъдим ителәчәк.

