Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Геноцид: онытылу хокукыннан башка

21 Апрель в 19:00
Түләүсез
«Биектау ҮКС» МБУ Татар Әйшәсе авыл китапханәсе

Яшь чикләве: 6+

Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы геноциды корбаннары турында тарихи хәтерне саклау, яшьләрдә патриотизм хисе, үз илебез тарихына хөрмәт һәм нацизм идеологиясен кабул итмәү максатларында Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә тарихи датага — 19 апрельгә, совет халкы геноциды корбаннары истәлегенә бердәм хәрәкәтләр көненә багышланган реквием-сәгать узачак.

Чара барышында китапханәче нацистларның җинаятьләре турында сөйләячәк һәм оккупация куркынычларын, концлагерьларда тоту шартларын һәм тыныч халыкның фаҗигале язмышын чагылдырган архив видеоматериалларын һәм фотографияләрен күрсәтәчәк.