Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Наркотик – куркыныч афәт

24 Июнь в 09:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Әлдермеш авыл китапханәсе

Яшь чикләүве: 12+
       Ел саен 26 июньдә  наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Наркомания – бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең төп проблемаларының берсе. Наркотикларны чиктән тыш куллану халык сәламәтлегенә һәм иҗтимагый иминлеккә зур зыян китерә, җәмгыятьнең тыныч үсешен һәм тотрыклы яшәвен куркыныч астына куя. Әлдермеш авыл китапханәсендә эшнең мөһим юнәлеше булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне кисәтү тора. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылачак.