Табигатьнең дуслары бар: бу без, син һәм мин
4 Июнь в 15:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС», Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсеЯшь чикләү: 6+
Әйләнә-тирә мохитне саклау көненә Бөреле җәнлек совхозы китапханәсе укучылары өчен мәгълүмати чара узачак. Табигать көндәлек яклауга мохтаҗ. Шуңа күрә яшьтән үк әйләнә-тирә мохитне сакларга; урманнарны, сулыкларны, болыннарны пычратмаска; үсемлекләргә һәм хайваннарга сакчыл карарга; табигать ресурсларын дөрес кулланырга кирәклеген белү бик мөһим. Экологик әңгәмә программасы әлеге актуаль темаларга багышланачак. Ә чара ахырында катнашучыларны мавыктыргыч мастер-класс көтә.

