Туган илем минем – Россия.
Якынлашып килүче төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көненә безнең китапханәдә тематик китаплар күргәзмәсе оештырылачак.
Экспозиция кунаклары төп тарихи вакыйгалар белән танышачак. Монда күренекле шәхесләр, сәясәттә, иҗтимагый тормышта һәм хәрби хезмәттә лидерлар булган, Ватаныбыз алдындагы хезмәтләре бәхәссез саналган кешеләр турында мәгълумат табарга мөмкин булачак. Шулай ук укучылар игътибарына Россия дәүләт символларының мәгънәсен аңлатучы иллюстрацияле басмалар да тәкъдим ителәчәк. Уникаль табигый почмаклар һәм истәлекле урыннар, бөек архитектура шедеврлары, илнең тарихы һәм мәдәниятенең башка мөһим аспектлары турындагы материалларга да аерым урын биреләчәк.

