Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Исәнме, Яз!

Бу көнгә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә тематик кичә үткәрелде. «Яз чәчәкләр белән ямьле» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Чарада катнашучылар төрле  уеннарда актив катнаштылар: капчык киеп йөгерү, йомырка белән йөгерү, шакмаклар җыю, кистек ыргыту, «кар ...
25 Март 2025 200

Китаплар иленә сәяхәт

2025 елда балалар китабы атнасына 82 ел тула! Балалар китабы атналыгы-үзебезнең балалар әдәбиятында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Ул 1943 елдан бирле үткәрелә. Бу балалар әдәбияты һәм балалар китабы бәйрәме балаларны да, өлкәннәрне дә һәрвакыт сөендерә. 24 мартта Биектау авыл китапханәсендә ...
25 Март 2025 207

Китап битләреннән тукымага бизәк төшерү

Усад авыл китапханәсе Пушкин картасы кысаларында тукымага бизәк төшерү буенча осталык дәресе оештырды. Кием бизәкләре (кастомизация) – балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч шөгыль, нигездә гади рәсемне хәтерләтә, әмма киндер һәм кәгазь урынына төрле тукымалар кулланыла, ә гади буяулар урынына – ...
25 Март 2025 118

Китаплар белән күңелле каникуллар

Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә «Китаплар белән күңелле каникуллар» дигән китап күргәзмәсе ачылды.. Анда илебез һәм чит ил әдәбияты классик язучыларының: Лазарь Лагинның «Старик Хоттабыч», Андрей Некрасовның «Приключения капитана ...
25 Март 2025 109

Китап патшалыгы – зирәклек иле

Балалар китабы атналыгы – китап яратучы барлык кызыклы балалар өчен искиткеч бәйрәм, кызыклы маҗаралар һәм яңа әдәби ачышлар бәйрәме. Балалар китап атналыгы кысаларында Чернышевка авыл китапханәсе китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмә һәр кешегә туры килерлек төрле жанрдагы кызыклы китаплар ...
25 Март 2025 119

Илләр һәм континентлар буенча әкият белән

2025 елның 25 мартында Үзәк балалар китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атнасының икенче көне Дөнья халыклары әкиятләренә багышлана. Балаларга әкиятләрнең күптөрлелеге һәм һәр әкиятнең халык традицияләрен чагылдыруы турында сөйләделәр. Ике командага бүленеп, чарада катнашучылар яраткан ...
25 Март 2025 119

Шигырьләр белән дуслашыгыз

21 март көнне Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда балалар шагыйрьләренең китаплары тәкъдим ителде. Биредә М.Җәлил, Г.Тукай, Р. Миңнуллин, Р. Корбан, Н. Әхмәдиев һәм башка бик күп балалар шагыйрьләренең китапларын ...
24 Март 2025 183

Әбием сандыгы

Олы Кавал авылы китапханәсендә хезмәт эшчәнлеге аша, кызларда татар халкының сәнгатенә, мәдәниятенең бай тарихына кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү кысаларында «Әбием сандыгы »дип исемләнгән чара үткәрелде. Безнең халык искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу-  татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. ...
24 Март 2025 143

Нәүрүз мөбәрәк булсын

22 март көнне Айбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, бу бәйрәмгә генә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштырды. Нәүрүз бәйрәме – борынгы кояш ...
24 Март 2025 160

Шигъри тәлгәшләр

21 март көнне – Олы Кавал авыл китапханәсендә шигърият көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче:  Л.Гыймадиева, А. Гыймадиев, А. Хәсәнов, Р. Корбан кебек якташ  шагыйрьләрнең китапларына күзәтү ясады. Шигърият-ул кешелек дөньясының иң даһи казанышлары. Хисләреңне шигъри формада ...
24 Март 2025 161