Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Хайваннар дөньясы

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне кыргый җәнлекләрне генә түгел, йорт хайваннарын да саклау һәм яклау проблемаларына игътибар юнәлтү өчен булдырылган. Күпләр өчен фауна вәкилләре соклану предметы гына түгел, ә иң яхшы дуслар һәм тугры компаньоннар, ялгызлыктан коткаручылар һәм сөйкемле табиблар. Бу ...
9 Октябрь 2024 209

Ул балачак иленнән

Балалар язучысы Рәшит Бәшәргә 75 яшь тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе ясалды. Рәшит Бәшәр Татарстанның Кукмара районы Янил авылында туа. 2000 елда «Сандугачлы бишек» китабы өчен Рәшит Бәшәргә Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. Күргәзмәдә шагыйрь ...
9 Октябрь 2024 202

Рәхмәт сезгә, Укытучылар!

Октябрьдә бик күп матур бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Шуларның берсе – Укытучылар көне, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Укытучылар көне уңаеннан Усад авыл китапханәсендә укытучыларны онлайн видеокотлау оештырылды. Шулай ук котлау-китап күргәзмәсе дә рәсмиләштерелде.  Күргәзмәдә ...
8 Октябрь 2024 162

Вакыт һәм технологияләр

“Пушкин картасы” программасы кысаларында, Чернышевка авыл китапханәсе Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан, “Вакыт һәм технологияләр” исеме астында чара үткәрде. Укучылар, сорауларга җавап табып һәм биремнәрне үтәп, тема буенча плакат әзерләде, вакыт белән көнкүреш ...
8 Октябрь 2024 196

Укытучыларны котлыйбыз.

Кеше тормышының тәэсирле өлешен укуга багышлый, һәм бу вакытта аны киң җанлы һәм зур йөрәкле кешеләр – укытучылар чолгап ала. Октябрьнең бу якты бәйрәмендә – Укытучылар көнендә, Шигалинский авылы  китапханәчесе Урта кулле мәктәбе укытучыларын уртак хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белән ...
8 Октябрь 2024 136

Китап аша хайваннар дөньясына

Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара хайваннарны яклау көненә багышланган «Китап аша хайваннар дөньясына» исемле китап күргәзмәсе ачылды. Анда төрле китаплар тәкъдим ителә, алар укучыга терек табигать дөньясының матурлыгын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итә. Бу басмалар безнең планетада яшәүче ...
7 Октябрь 2024 145

Горур исем-укытучы.

5 октябрь Казаклар авыл китапханәсендә укучылар «Горур исем-укытучы» исем астынада укытучыларга карата Р.Гаташ «Укытучы»,Р.Сәлах «Укытучым» шигырьләрен укып үттеләр,аннан сон укучылар үзләренең яраткан укытучылары турында искә төшереп сөйләделәр.Кайбер укучылар шигырьләрне онлайн рәвештә ...
7 Октябрь 2024 156

Өлкәннәргә игелек һәм хөрмәт көне.

Октябрь башында Шигали авылы китапханәчесе шул ук исемдәге мәдәният йорты дирекциясе белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләрне игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар. Шигали китапханәсе фондында Канәфи Нәфыйковның «Уткәнгә сәяхәт» дигән китабы бар. Анда рәссамның Болгар чоры картиналары турында ...
7 Октябрь 2024 135

Укытучы белән мәктәп ямьле

Укытучы һөнәре җиңел түгел, затлы һәм мөһим. Барысы да гаиләдән башлана, диләр, ә мәктәп – икенче йорт.   Бөтендөнья укытучылар көненә, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә мәгълүмат көне үткәрелде. Яшь укучылар электрон библиографик исемлек ярдәмендә ...
7 Октябрь 2024 130

Укытучы – горур исем

Укытучылар укучылар тормышында мәңгегә үз эзләрен калдыралар. Алар уйланырга, үз өсләрендә эшләргә этәрәләр. Халыкара укытучылар көне уңаеннан Чернышевка авыл китапханәсе яшь китап укучылары белән берлектә видеокотлау  әзерләде. https://inlnk.ru/Bp15md  – сылтама  аша узып, укытучы һөнәре турында ...
4 Октябрь 2024 180