Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Полтава җиңүе – Россия даны!

Россия тарихы мөхим вакыйгаларга бай. Россия сугышчыларының батырлыгы һәм даны Россия дәүләтенең бөеклегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Элек-электән хәрби хезмәт мактаулы эш саналган. Петр беренче җитәкчелегендәге рус Армиясенең Полтава сугышында шведларны Җиңү көне тарихы (8 июль 1709 ел), әлеге ...
10 Июль 2024 166

Полтава

Һәр елны 10 июль көнне Бөек Төньяк сугышының хәлиткеч бәрелеше булган Полтава сугышында җиңү көне искә алына. 1709 нчы елның 8 июлендә әлеге бәрелештә Петр 1 нче җитәкчелегендәге рус армиясе Карл Х11 нең швед армиясен тар-мар иткән. Әлеге көн беренче тапкыр 2009 елда әлеге сугышның 200 еллыгында ...
10 Июль 2024 162

Иван Купала

Иван Купала халык календаре буенча иң якты һәм серле бәйрәмнәрнең берсе. Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәпнең хезмәт лагерында «Иван Купала» исемле әңгәмә үткәрде. Балалар бу бәйрәмнең борынгыдан Көнчыгыш славяннарда иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе булганлыгы турында белделәр. Борынгы ...
9 Июль 2024 216

Минем гаиләм

Гаилә –һәрберебез өчен дә тормышта иң мөхиме. Гаилә ул иң якын, туган, яраткан һәм үрнәк ала торган, бер-берсенә терәк, тату кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Әлеге көн безгә тормышта гаиләнең мөхимлеге турында тагын бер кат уйланырга һәм ...
9 Июль 2024 122

Матурлык белән очрашу

Татар-Әйшәсе авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Камай авылының үзенчәлекле рәссамы һәм шагыйре Наталья Андреевна Хаҗиева белән иҗади очрашу үткәрде. Ул шигырьләр яза, майлы буяулар белән рәсемнәр ясый. Һәм үзенең һәр иҗатына, шигырь яки пейзаж булсын, ул дөньяга үз карашын, үз истәлекләрен ...
9 Июль 2024 126

Гаилә – мәхәббәт, тугрылык, бәхет

Ел саен 8 июльдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне искә алып бик күп төрле чаралар уздырыла. Борынгы рус дәүләтләрендә әлеге көн гаилә һәм никахның яклаучылары дип саналган Изге Петр һәм Февроньяны искә алу көне итеп билгеләп үтелгән. Усад авыл китапханәсендә ...
9 Июль 2024 157

Никита Чарушинның искиткеч китап дөньясы

Искиткеч рәссам-иллюстратор Никита Евгеньевич Чарушинның юбилей датасына Үзәк балалар китапханәсендә «Никита Чарушин китапларының искиткеч дөньясы» китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә иллюстраторы Никита Чарушин булган китаплар тәкъдим ителә: «Томкины сны», «Васька, Борька и крольчиха», «В степи», ...
9 Июль 2024 161

Бергә, гомергә!

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме дип атала. Истәлекле көн эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык символлары саналган изгеләр – Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә кертелгән. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап ...
9 Июль 2024 136

Гаилә – барлык башлангычларның башы!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә Татар-Әйшә авыл китапханәсендә гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхетен төзү принциплары, гаиләдә балаларны тәрбияләү кагыйдәләре, сәламәт яшәү рәвеше, көчле гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне карап чыгып, ...
8 Июль 2024 108

Ромашкалар ясыйбыз

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан малайлар һәм кызлар асфальтта ромашкалар ясадалар. Башта китапханәче гаилә турында балалар китаплары белән таныштырды һәм ромашканың өй учагын һәм гаилә бәхетен, мәхәббәтне һәм тугрылыкны символлаштыруын сөйләде. Шуңа күрә һәр бала үз чәчәгенең аеруча ...
8 Июль 2024 147