Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Табигатьнең байлыгын саклыйк

Биектау авылы  китапханәсе балаларның табигатькә карата сакчыл караш турында белемнәрен ныгыту өчен экологик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр һәм хайваннар тормышы турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Укучыларга китап күргәзмәсе дә оештырылды. ...
4 Март 2026 101

Туган як геройлары

Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлап, Чернышевка авылы китапханәсендә тематик экспозиция оештырылды. Китап укучыларга тарихи архив материаллар тәкъдим ителде: алар Дан орденының тулы кавалеры Михаил Никифорович Скрементовның тормышын һәм батырлыгын чагылдыра. Бу ...
3 Март 2026 72

«Ләлә Гыймадиева китапларын укыйбыз».

2 март көнне үзенең туган көнен күркәм язучы якташыбыз Ләлә Гыймадиева (Сабирова) билгеләп үтә, ул үзенең искиткеч хикәяләре һәм повестьлары белән билгеле. Кече Рәс авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныша алдылар.
3 Март 2026 34

Су асты дөньясы

Усад авыл китапханәсендә Бөтендөнья океан һәм диңгез имезүчеләре көненә багышланган чарада катнашучылар игътибарына диңгезләр һәм анда яшәүчеләр турында мәгълүмат җиткерделәр. Видеороликлардан балалар җир өстеннән алып диңгез төбенә кадәр төрле хайваннар һәм үсемлекләр тормышы кайнаганын белделәр, ...
2 Март 2026 46

Шундый сугыш булды…

Усад авыл китапханәсе, урта мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган патриотик кичә әзерләделәр. Катнашучыларны Әфганстандагы сугыш вакыйгалары белән таныштырдылар, ветераннар өчен патриотик җырлар, театр куелышлары, шигырьләр укып концерт ...
2 Март 2026 51

Ләлә Гыймадиева – балалар язучысы

Сая авылы китапханәсендә балалар язучысы Ләлә Сабирова (Гыймадиева)ның туган көне уңаеннан, китап укучыларны якташ язучыбызның биографиясе белән таныштырдык, китапларына күзәтү үткәрдек. Якташ язучыбзга багышланган «Бәхетле балачак иле» дигән презентация күрсәттек. «Ике әни бер математика» ...
2 Март 2026 114

«Авыл яши»

Алан – Бәксәр авыл китапханәчесе Алан-Бәксәр мәктәбе укучылары өчен «Авыл яши-Деревня живет» республика проекты кысаларына багышлап чара үткәрде. Чара барышында китапханәче викторина үткәрде, балалар тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җаваплар таптылар. Шулай ук китапханәче, китапханәдә китап ...
2 Март 2026 38

Балалар язучысы Ләлә Гыймадиева

Биектау авылы китапханәсендә Мәмдәл авылында туган балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева иҗаты белән танышу әңгәмәсе узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы  һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында укучыларга Ләлә Гыймадиеваның бик кызыклы һәм гыйбрәтле әсәрләре тәкъдим ителде. ...
2 Март 2026 99

«Туган тел-минем белән дус тел»

Ел саен, 21 февральдә, Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне китапханә укучылар өчен «Туган тел – минем белән дус тел»дигән танып белү сәгате үткәрде. Укучылар бөтен дөньяда ничә тел барлыгын, туган телне белүнең мөһимлеген белделәр, туган телнең төрлелеге һәм матурлыгы турында ...
2 Март 2026 31