Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Татар халкы тарихы орнамент мотивларында

  «Пушкин картасы»  проекты кысаларында Айбаш авыл китапханәсе яшьләр өчен  «Татар халкы тарихы орнамент мотивларында» дигән фольклор сәгате үткәрде. Чара башында китапханәче укучыларны татар халкы сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштырды. Китапханәче сөйләме  «Татар орнаменты» ...
17 Май 2024 148

Гаилә

  15 майда дөньяның күпчелек илләре Халыкара гаилә көнен бәйрәм итә. Гаилә тормышта һәркем өчен иң мөһим нәрсә. Гаилә – якыннар, яраткан, үрнәк алган, кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт итә белергә өйрәнәсең. Җирдә ...
17 Май 2024 151

Бөтен гаиләбез белән укыйбыз

     Биектау авыл китапханәсендә «Бөтен гаиләбез белән укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә өч бүлектән тора. Беренче бүлек  – «Гаилә бәхете», ул гаилә психологиясенә багышланган. Бу бүлектәге китаплар гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында. Икенче бүлектә гаилә сәламәтлеге ...
17 Май 2024 313

Борынгы һөнәрләр

 Китапханәдә Пушкин картасы проекты кысаларында үз куллары белән могҗизалар эшләүчеләргә, халык осталарына багышланган чара уздырылды. Безнең җир гасырлар дәвамында үзенең игелекле осталары, сәләтле кешеләр, үзенчәлекле сәнгать иҗат итүчеләр белән дан тоткан. Алар таш гыйбадәтханәләр төзүчеләр дә, ...
17 Май 2024 125

Туган йорт җылысы

  Усад авыл китапханәсендә Халыкара гаилә көне уңаеннан «Гаиләм минем-байлыгым» дип исемләнгән балалар рәсемнәреннән күргәзмә ясалды. Әлеге бәйгедә китапханә укучыларының үз гаиләләре турындагы рәсемнәре урын алган. Балаларның рәсемнәре аша әти-әниләр балаларының эчке күңел  кичерешләрен, ...
16 Май 2024 155

Татар мәдәниятенең югалган асылташы

  Солтан Габәши Казан губернасының Дубьяз өязе Кече Сулабаш авылында, хәзерге Татарстан Республикасының Биектау районында туган. Дин эшлеклесе Хасангата Габәшиның бай һәм белемле гаиләсендә үсә һәм тәрбияләнә. Солтан Хәсән улы Габәши – беренче татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе. Ул ...
16 Май 2024 207

Гаилә учагы: тарих, мәдәният, көнкүреш

  Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Халыкара гаилә көненә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе яшь укучылар өчен гаилә кыйммәтләре, йолалары һәм традицияләре, гаилә көнкүреше һәм мәдәнияте турында әңгәмә үткәрде. Чара башында китапханәче Гаилә көне турында сөйләде. Аннары төрле ...
16 Май 2024 187

Шагыйрьләр балалар өчен яза

  Балаларда китапка кызыксыну уятуның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы – кычкырып уку. Китапханәче һәм балалар бакчасы балаларының тәүге очрашуы шуңа багышланды. Кычкырып уку – сөйләм үсеше өчен иң яхшы күнегүләрнең берсе. Кечкенәдән балалар шигырь формасындагы әсәрләрне, җырлар, бишек җырлары ...
16 Май 2024 159

Балалар бәхет ясый

  15 майда һәр кешегә кагылышлы иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаиләнең әхлакый һәм рухи тәрбиясе һәм аны ныгыту процессында китаплар һәм китапханә мөһим роль уйный. Бу көнгә китапханәдә гаиләгә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Гаилә ...
16 Май 2024 215

Җир әйләнгән чакта

   Атаклы шагыйрь, бард, фронтовик Булат Шалвович Окуджаваның тууына 100 ел тулды. Бу көнне Чувашиле авылы китапханәсенә килүчеләр өчен аның хәзерге көндә дә актуаль булган шигырьләре укылды. Булат Окуджава үз иҗатында өмет һәм мәхәббәт, сугышларның мәгънәсезлеге, ышаныч һәм акылның өстен чыгуы ...
16 Май 2024 141