Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Бездә кошлаучы кошлар

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алардан башка табигать җансыз булыр иде. Күп кенә кошлар җылы якларга китмичә бездә кошларга калалар. Кышкы салкын коннэрне кошларыбыз турында кайгырту безнең бурычыбыз. Кече Рәс авыл китапханәсендә шул уңайдан күргәзмә һәм әңгәмә оештырылды. ...
11 Гыйнвар 2024 175

Балалар йөрәгенә юл ачып

  Язучы якташыбыз Рафис Корбанның балалар өчен язу сәләте бар, ул балалар өчен күп кенә китаплар авторы. Аның шигырьләрен рус теленә шагыйрьләр Сергей Малышев һәм Сергей Махотин тәрҗемә итә. Ул танылган татар язучылары Г. Тукай, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин традицияләрен дәвам итүче. Күп кенә ...
11 Гыйнвар 2024 410

Татар драматургиясе классигы

  Танылган татар язучысы, Татарстан драматургиясе классигы, җәмәгать эшлеклесе Галиәскар Камалның тууына 145 ел тулу уңаеннан Чернышевка авыл модель китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Галиаскар Галиакбар улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында Казанда туган. Галиәскар Камалның ...
10 Гыйнвар 2024 212

Татар театрына нигез салучы

Галиәскәр Камал – милли журналистикага һәм татар профессиналь театрына нигез салучыларның берсе. Язучы дистәләгән пьессалар язып кына калмый, шулай ук күп кенә рус һәм чит ил драматургларының әсәрләрен дщ тәрҗемә итә. Әдипнең 145 еллык юбилее уңаеннан Усад аыл китапханәсендә язучының төрле ...
10 Гыйнвар 2024 141

Танылган рәссам Василий Григорьевич Перов

       Дөнья рәсеме тарихында йөздән артык танылган рәссамнарның исемнәре билгеле. Аларның берсе Василий Григорьевич Перов. Василий Перовның иҗат юлы кыска була, әмма, моңа карамастан, үзе артыннан зур сәнгать мирасы калдыра, ул әлегә кадәр актуаль һәм кызыклы булып кала. Биектау авыл ...
10 Гыйнвар 2024 256

Китап киштәсеннән – экранга

     Балалар киносы көненә авыл китапханәсендә «Китап киштәсеннән – экранга» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, ул укучыларыбызга экранлаштырылган китапларның төрлелеген күрсәтергә ярдәм итте. Һәрбер китап укучыларны үзләренең гаҗәеп дөньясына алып кереп китә. Күргәзмәдә «Старик Хоттабыч», ...
10 Гыйнвар 2024 284

Рафис Курбан-балалар язучысы

     Биектау авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән күренекле балалар язучысы – якташыбыз Рафис Корбанның туган көне уңаеннан әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар китапханәче белән бергә шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
9 Гыйнвар 2024 300

Яңа ел әкияте

      Биектау авыл китапханәсендә «Яңа ел әкияте» исемле китап күргәзмәсе ачылды  Яңа ел-балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Йомшак ап-ак кар, ялтырап торган төрле төстәге уенчыклар – болар барсы да яңа ел билгеләре. Могҗизалар дөньясына чумарга, Кыш Бабай һәм Кар кызы барлыкка килү ...
28 Декабрь 2023 311

Эдуард Успенский-балаларның яраткан язучысы

22 декабрь-искеткечләр балалар язучысы Эдуард Успенскийның туган көне.Чыпчык авыл китапханәсендә адәби сәгать узды Эдуард Успенский балаларның яраткан язучысы.Чыпчык авылы китапханәсе мөдире балаларга инженерлык белем һәм күңелле әкиятче җанлы искиткеч балалар язучысыны тормышы һәм иҗаты турында ...
25 Декабрь 2023 177

Яңа ел чыршы бәйрәме

Һәркемнең көтеп алган бәйрәме Яңа ел якынлаша. Әлеге бәйрәмгә Усад мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Яңа ел мультфильмнары күрсәтү оештырды. Мультфильмнар карау балаларда дуслык, бер-беренә карата ихтирам, юл кую, юмартлык, ...
25 Декабрь 2023 163