Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Кыш, кышкай

Яңа ел – иң яраткан әкияти бәйрәм, аны һәркем, бигрәк тә балалар көтә. Олы Битаман авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларны тылсымлы бәйрәмгә чакырды. Чарада катнашучылар кешеләрнең кышны ни өчен яратулары, халыкның елның иң кырыс фасылын ничек атавы, ата-бабаларның кышны ...
30 Декабрь 2025 112

Яңа Ел ишек шакый!

Яңа ел алдыннан Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә тематик кичә үткәрелде. Килүчеләр әкият персонажлары катнашында матур тамаша карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Яңа ел тарихы белән таныштылар, мәшһүр әкият геройларын искә алдылар. Җирле талантлар татар ...
30 Декабрь 2025 80

Балаларның шаян дусты Эдуард Успенский

Чернышевка авыл китапханәсендә  «Балаларның шаян дусты Эдуард Успенский» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларны шагыйрь, язучы, сценарист, драматург, режиссер, телевидение һәм радио тапшырулары алып баручы Эдуард Николаевич Успенскийның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге ...
29 Декабрь 2025 170

«Киплингның әкияти джунглилары»

Инглиз язучысы һәм шагыйре, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Джозеф Редьяард Киплингның тууына 160 ел тулу уңаеннан, 27 декабрь көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе, яшь укучылар өчен чара оештырды. Үткәрелгән чара барышында, китапханәче балаларны язучының иҗаты белән таныштырды, кычкырып ...
29 Декабрь 2025 86

Солдатларга Яңа ел хатлары

Декабрь ахырында 6 һәм 7 сыйныф укучылары китапханәче белән берлектә патриотик дәрес үткәрделәр, анда Махсус Хәрби Операциядә катнашучыларга Яңа ел хатлары яздылар. Балалар лаеклы яклаучыларыбызга ярдәм һәм рәхмәт сүзләре әйттеп башкардылар. Укучылар солдатларга чиста йөрәктән шигырьләр һәм ...
29 Декабрь 2025 98

Түгәрәк өстәл артында Киплинг хикәяләрен кычкырып уку

23 декабрьдә, Озерная урта мәктәбендә узган чарада балалар Киплинг тормышы һәм аның әсәрләренең тарихи әһәмияте турында кызыклы фактлар белделәр, чөнки быел “Маугли” ның 131 еллыгы билгеләп үтелә! Балалар Мауглиның реаль тормыш персонажына нигезләнгәнен белгәч, гаҗәпләнделәр – ...
26 Декабрь 2025 92

Урман гүзәле өчен уенчык .

Һәр кешенең балачакта Яңа ел иң яраткан бәйрәме булгандыр, мөгаен. Бу көннән барысы да ниндидер сихерле могҗиза көтә: менә Кыш Бабай килер дә, таягы белән җиргә бәреп, аның иң изге теләген үтәр…  Һәм менә шундый өметләр белән,  бу бәйрәмгә һәрвакыт дәртләнеп, илһамланып  әзерләнгәннәр, ...
25 Декабрь 2025 147

Кар бөртеге

Яңа ел алдыннан Биектау авылы китапханәсе «Чудеса в ладошках» клубына йөрүче укучылар белән кар бөртеге ясау буенча мастер-класс уздырды. Яңа ел яраткан бәйрәмнәрнең берсе, ул шатлык һәм тылсым бүләк итә. Без чыршыны якты гирляндалар белән бизибез, үз кулларыбыз белән уенчыклар ясыйбыз. Кәгазь ...
25 Декабрь 2025 151

Чыршыны Ачу.

22 декабрь көнне Чыпчык авыл җирлегендә Чыпчык авыл китапханәсе мөдире һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Чыршы ачу”дигән чара үткәрделәр.Чарада “Яңа ел”әкиятеннән өзек күрсәттеләр.Балалар шигырьләр сөйләделәр, конкурсларда катнаштылар һәм Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар.
25 Декабрь 2025 91

Кышкы күчтәнәч

22 декабрь көнне Чувашиле авылы китапханәсендә эшләп килүче чәчәк үстерүчеләр клубының быелгы ахыргы яңа ел алды утырышы булды. Бу чарада клубка йөрүче 10 ханымның 9ы катнашты. Барысында да бәйрәм күтәренкелеге сизелә иде, алар бер-берсенә бәйрәм күчтәнәче-сюрпризлар бирештеләр, чәчәкләр темасына ...
24 Декабрь 2025 110