Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Балалар өчен халык уеннары

  Халык уеннары вакыт үткәрүнең яхшы ысулы  гына түгел, ә үсеп килүче буынны җитезлеккә, кыюлыкка, батырлыкка, игелеккә, үзара ярдәмләшүгә өйрәтүче үз-үзеңне танып белүнең яхшы чарасы булып тора. Уеннар ярдәмендә балаларны борынгыдан ук өлкәннәр эшләгән эшләрне  имитацияләргә ...
20 Сентябрь 2023 269

Лев Толстой – философ, рәссам, кеше

  «Пушкин картасы» программасы кысаларында Үзәк китапханәдә күренекле язучы Лев Николаевич Толстойның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби интеллектуаль батл уздырылды.Югары сыйныф укучылары язучы тормышының төп этапларын  зур кызыксыну белән таныштылар.Learning Apps интерактив биремнәр ...
20 Сентябрь 2023 265

Талант белән очрашу

Ямаширмә авыл китапханәсе бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның туган көненә багышланган «Талант белән очрашу» исемле китапханә сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды. Балалар өчен язылган хикәяләреннән өзекләр буенча викторина үтте, шулай ...
19 Сентябрь 2023 356

Алишның әкиятләр илендә

Күренекле әкиятче, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Чишмэкей” балалар бакчасында балалар өчен “Алишның әкият илендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче Абдулла Алишның нинди искиткеч кеше булуын, балаларны бик яратуын һәм алар ...
19 Сентябрь 2023 514

Яраткан Алишыбыз

Усад авыл китапханәсендә күренекле татар балалар язучысы Абдулла Алишның 115 еллык юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе ясалды. Биредә китапханә фондында булган әкиятләр, язучының әсәрләре кергән китаплар һәм аның Муса Җәлил белән әсирлектә булган чоры турында истәлекләр урын алды. Балалар өчен бик күп ...
18 Сентябрь 2023 403

Әкият укыйбыз

16 сентябрь көнне Сая авылы китапханәсендә Абдулла Алишның юбилее уңаеннан китап укучылар «Алиш безнең күңелләрдә» китап күргәзмәсе белән таныштылар, укучыларга язучының иҗаты һәм тормышы турында сөйләнде, А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен бергәләп укыдык, таныш тугел кешеләр белән аралашуның ...
18 Сентябрь 2023 318

Язучы һәм көрәшче

  Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе балалар бакчасы балалары өчен авторның китапларына күзәтү уздырды. Чара китапханәченең язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләве белән башланып китте. Балалар талантлы язучы А.Алишның тормышы аның иҗади ...
18 Сентябрь 2023 375

Тылсымлы әкиятләр

Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Татарстанның Куйбышев районы Көек авылында дөньяга килә. Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән ук зирәк һәм зиһенле малай булып үсә, алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары авылдагы башлангыч мәктәптә укый ...
18 Сентябрь 2023 334

Әкият артыннан әкият

Абдулла Барый улы Алишев татар совет шагыйре, язучы, ул күп кенә шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, ә татар әдәбиятының хәзинәсенә әйләнгән әкиятләр дә язган. Танылган татар язучысының тууына 115 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә әдәби калейдоскоп үткәрелде. Чара башында ...
18 Сентябрь 2023 248

Әкият иле

  Шуман авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре һәм язучысы, Бөек Ватан сугышы герое Абдулла Алиш юбилеена китап күргәзмәсе оештырылды. Абдулла Алиш бөтен төрле жанрларда иҗат иткән: шигъри, прозаик, драматик. Авторның күпчелек әсәрләре балаларга багышланган. Алиш нинди генә темага язмасын, ...
15 Сентябрь 2023 266