Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Акция «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы»

Кече Битаман китап бирү пунктында, «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясе кысаларында, педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган чара үтте. Башта китапханәче балаларны күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды. Кычкырып уку балага образлы ...
3 Март 2023 221

“ Китап уку – канатлы булу”

2 март көнне, “Китап уку – канатлы булу” атамасы астында Чыршы авыл китапханәсендә Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел булу уңаеннан китаплар күргәзмәсе ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары белән китаплар күргәзмәсенә күзәтүләр оештырылды,әкиятләре укылды,кыскача тормыш юлы белән таныштырылды.
3 Март 2023 223

“Сәламәтлек-зур байлык”

1 март көнне, “Сәламәтлек-зур байлык” атамасы астында Чыршы авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара узды. Катнашучыларга физик тәрбия, спорт, дөрес туклану һәм диета турында сөйләнде. Сәламәтлек-бәхетнең иң мөһим өлешләренең берсе, ул балачактан ...
2 Март 2023 229

«Якташ язучыбыз Ләлә Гыймадиева иҗаты»

  1 март көнне Кече Битаман китап бирү пунктында якташ язучы Ләлә Гыймадиеваның туган көненә багышланган «Якташ язучыбыз Ләлә Гыймадиева иҗаты» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондыннан язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителде: «Кызарган алмалар», ...
2 Март 2023 295

«Якташ – язучы»

1 мартта балалар язучысы, журналист, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», Татарстан Республикасы Язучылар Союзы әгъзасы Ләлә Сабировага (Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы) 76 яшь тула. Л.Н. Гыймадиева озак еллар Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә әдәбият укытучысы һәм тәрбия ...
2 Март 2023 254

Кешеләр күңелен нечкә тоемлаучы әдибә

1 март – якташыбыз, балалар язучысы Ләлә Сабированың (Гыймадиеваның) туган көне. Ләлә Сабирова 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 17 ел тел һәм әдәбият укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ...
2 Март 2023 218

Балалар китаплары битләрендә укытучы образы

1 мартта Олы Битаман авыл китапханәсе Педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясендә катнашты. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды һәм кычкырып уку сәгате үтте. Күргәзмәдә төрле чорларда укытучылар турында ...
2 Март 2023 501

“Мин бүген дә балачак илендә”

1 март – Балалар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре  якташыбыз Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиевага  76 яшь тула. Биектау язучыларының тормышлары һәм иҗатлары белән таныштыру,  туган як язучыларының әсәрләре аша укучыларда туган илгә, туган җиргә, туган авылларына карата ...
2 Март 2023 190

«Бәхетле балачак иле»

1 нче март көнне Сая авылы китапханәсендә балалар язучысы Ләлә Сабирова (Гыймадиева)ның туган көне уңаеннан, китап укучыларны якташ язучыбызның биографиясе белән таныштырдык, китапларына күзәтү үткәрдек. Якташ язучыбзга багышланган «Бәхетле балачак иле» дигән презентация күрсәттек. «Ике әни бер ...
2 Март 2023 210

«Халык әкиятләрен укыйбыз»

  1 мартта Әлдермеш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Халык әкиятләрен укыйбыз» дип исемләнгән кычкырып укулар узды. Чара башында укучыларга бәйрәмнең килеп чыгышы, кычкырып укуның файдасы, кычкырып укыганда хәтер, дикция, фикерләү ...
2 Март 2023 188