Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Батырлык гасырларда калачак.

Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә тематик китап күргәзмәсе әзерләнде һәм шигырь уку кичәсе үткәрелде.Китап күргәзмәсендә мәхшүр сүз остазының тормышта һәм иҗатына багышланган Муса Җәлил лирикасы ...
17 Февраль 2026 139

Минем тормыш халыкта җыр булып яңгырады

Бүген халкыбызның горурлыгы – каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Әйе, һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре,телдән – телгә күчә торган легендар батырлары була. Муса Җәлил – шундый каһарманнарның,язучыларның берсе. Аның тормышы фашистларның кулында фаҗига  белән тәмамланса да, шигъри язмышы ...
17 Февраль 2026 168

Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә

Февраль уртасында Шигали авылы мәдәният йортында  бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды. Шигали авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Муса Җәлил Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле һәм ...
17 Февраль 2026 80

Туган якны өйрәнү әдәби сәяхәте

Усад урта мәктәбе белән берлектә Пушкин картасы кысаларында Усад авыл китапханәсе фондыннан туган якны өйрәнү әдәбияты буенча әдәби сәяхәт уздырылды. Китапханәче  Усад авылы тарихы, аның ничек килеп чыгышы, бездә нинди истәлекле урыннар саклануы һәм аларның кыйммәте турында сөйләде, укучыларга ...
17 Февраль 2026 94

Бөек Россиянең бөек шагыйре

10 февраль – бөек рус шагыйре, язучы, драматург, заманча рус әдәби телен булдыручы Александр Сергеевич Пушкинның(1799-1837) туган көне. Бу истәлекле көнне  Чернышевка авыл модель китапханәсе шагыйрьнең иҗади мирасына – аның шигырьләренә һәм прозасына багышланган иллюстрацияле китаплар ...
13 Февраль 2026 121

Сугыш һәм мәңгелек

8 февральдә илебездә истәлекле дата – Бөек Ватан сугышының яшь геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге әһәмиятле датаны бәйрәм итү кысаларында Чернышевка авылы модель китапханәсе, М.Н.Скрементов исемендәге урта мәктәп белән берлектә, «Сугыш һәм мәңгелек» дип исемләнгән патриотик сәгать оештырды. ...
13 Февраль 2026 108

Антифашистлар геройлары турында сөйләшү

8 февральдә Озерный урта мәктәбендә Шигали авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе каһарман-антифашист көненә багышланган сөйләшү үткәрде. Балалар шулай ук геройлар булганнар һәм 1941-1945 елларда фашист басып алучыларга каршы сугышка кергәннәр. Барышында китапханәче Витебск шәһәреннән ...
13 Февраль 2026 102

Туган якны өйрәнү әдәби сәяхәте

Китапханәләрнең туган якны өйрәнү һәм «Пушкин картасы» проекты кысаларында яшүсмерләр өчен «Туган якны өйрәнү әдәби сәяхәте» танып-белү уены оештырылды. Балаларга уен кубигы һәм фишкалар ярдәмендә Биектау районы картасы буенча виртуаль сәяхәт ясарга, юлда язучылар белән бәйле торак пунктларда ...
13 Февраль 2026 170

Минем тормыш халыкта җыр булып яңгырады

Урта Алат мәдәният йортында Алат авыл китапханәсе бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә багышланган уртак чара уздырды. Аның туган көне уңаеннан шигърият сәгате узды һәм тематик күргәзмә ачылды. Муса Җәлил-шагыйрь генә түгел, ул батырлык, какшамас ихтыяр һәм Ватанга чиксез ...
13 Февраль 2026 131

Якташ исеме белән туган якны данлыйм

Язучы якташыбыз Солтан Шәмсинең туган көне уңаеннан Сая авылы китапханәсе укучылар белән аның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрде. Китап укучыларга язучының китапханә фондыннан «Ут хәйләсе», «Тарихи әсәрләр», «Җәяүле буран», «Күк капусы ачылса» китаплары тәкъдим ителде. Балалар белән бергә «Ут ...
13 Февраль 2026 260