Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

“Рус сөйләменең патшасы ул – сүзлек”

22 нче ноябрь көнне Биектау авыл китапханәсендә, сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан,  “Рус сөйләменең патшасы ул – сүзлек” исемле чара узды. Чара барышында балалар сүзлекләр, аларның төрләре, рус телендә язылган сүзлекләрнең  авторлары – В.И.Даль һәм С.И.Ожегов белән таныштылар һәм ...
22 Ноябрь 2022 321

«Кеше һәм табигать»

  17 ноябрь көнне  Казаклар авыл китапханәсендә «Кеше һәм табигать» исем астында эклолгик тәрбия сәгате үткәрелде.Балалар белән кыскача табигать турында китап күргәзмәсе белән танышып, әңгәмә үткәрдек.     Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, ...
21 Ноябрь 2022 219

“Нәни кешеләргә – зур хокуклар турында”

Чернышевка авылы модельле китапханәсендә Бөтендөнья балалар көненә, балаларга хокукый ярдәм көненә багышлап “Нәни кешеләргә – зур хокуклар турында” дип исемләнгән мәгүлүмат сәгате үткәрелде. Аларга Рәсәйдәге хокукый кануннар: кешенең хокуклары һәм бурычлары, Конституция, балалар хокуклары турындагы ...
21 Ноябрь 2022 210

Хокук лабиринтларында

19 ноябрьдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе мәгълүмати-уен сәгате уздырды. Китапханәченең сөйләгәннәрен тыңлап һәм презентация карап, укучылар балалар хокукы Декларациясенең төп нигезләмәләре белән таныштылар, хокуклары, бурычлары турында мәгълүмат ...
21 Ноябрь 2022 350

Сәнгать сәгате «Диңгез шагыйре»

Рус маринист-рәссамы Иван Константинович Айвазовскийның тууына 205 ел тулу уңаеннан Шәпше авылы китапханәсендә «Диңгез шагыйре» сәнгать сәгате узды. Китапханәче презентация ярдәмендә юбилярның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Егетләр Айвазовскийны диңгезне язган рәссам буларак кына түгел, ...
21 Ноябрь 2022 285

«Кыш бабайның Кар патшалыгында»

18 ноябрьдә Коркачык авыл китапханәсе үзенең  нәни дуслары белән бергә Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтте. «Кыш бабайның Кар патшалыгында» дип исемләнгән чарада балалар  презентация ярдәмендә Кыш бабайның яшәү урынына виртуаль экскурсия ясадылар, аның  кайда яшәвен, рәсми почта адресы барлыгын ...
21 Ноябрь 2022 235

«Толерантлык: бер-беребезне аңларга өйрәнәбез»

Коркачык авылы китапханәсендә Халыкара толерантлык көненә балалар өчен «Толерантлык: бер-беребезне аңларга өйрәнәбез» дигән тематик чара  уздырылды. Чара барышында балалар «толерантлык» сүзенең нәрсә аңлатканын белделәр, толерантлык турында дөрес фикер формалаштырдылар. Әлбәттә, уйнап алырга да ...
17 Ноябрь 2022 337

Һәркемгә дус һәм тату яшәргә кирәк!

16 ноябрь –  Халыкара толерантлык көне. Бу көн ЮНЕСКО тарафыннан 1995 елда кабул ителә. Толерантлык – кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә башка раса, дин, җенес вәкилләренә, башкаларның идеяләренә, фикерләренә ихтирамлы карашта булу ул . Биектау авыл китапханәсендә толерантлык көне ...
16 Ноябрь 2022 299

Эчүчелек нәрсәгә китерә

Эчкечелек – ул җәмгыятьнең дошманы. Исерек кеше, нәрсә эшләвенә хисап бирмичә, тирә-яктагыларга, дәүләткә һәм үзенә гаять зур зыян китерергә мөмкин. Эчкечеләр гадәттә өйдә, җәмәгать урыннарында, урамда үзләрен бик ямьсез тоталар, башкаларга эшләргә, ял итәргә комачаулыйлар, еш кына кеше тормышын ...
16 Ноябрь 2022 286

Ришвәтчелеккә ЮК

  «Ришвәтчелеккә ЮК» дип исемләнгән район конкурсына эшләр кабул итү этабы төгәлләнде. Мәгънәле әсәрләр, очерклар һәм балалар рәсемнәре күптөрлелеге куандыра. Шунысы куанычлы, тема олылар күзлегеннән генә түгел, яшьләрне дә, балаларны да кызыксындырды! Алда җиңүчеләрне, актив катнашучыларны ...
15 Ноябрь 2022 259