Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Юбиляр язучылар

Ел саен китапханәләрдә танылган язучыларның, шагыйрьләрнең, драматургларның юбилейлары билгеләп  үтелә. 2026 елның гыйнвары да шундый әһәмиятле даталарга бай. Биектау авылы китапханәсендә укучыларга үзебезнең һәм дөнья әдәбияты авторларын искә төшерү максатыннан күргәзмә оештырылды. Анда юбиляр ...
20 Гыйнвар 2026 245

«Күңелле ял итәбез!»

Балалар саф һавада уеннар яраталар, чөнки яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алалар. Кече Рәс авыл китапханәсе мәйданчыгында кышка багышланган уен программасы булып узды. Уеннарда катнашып, балалар үзләрен зур бердәм гаилә итеп хис иттеләр. Барлык катнашучылар да, яшьләренә карамастан, үз көчләрен, ...
20 Гыйнвар 2026 169

Үткән еллар кайтавазы

Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына Олы Битаман авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә фотокүргәзмә оештырды. Күргәзмәдә җирлекнең Бөек Ватан сугышында катнашучылары һәм тыл хезмәтчәннәре төшерелгән фотосурәтләр күрсәтелә. Күргәзмә якташларыбыз истәлеген һәм җәмгыять ...
20 Гыйнвар 2026 239

Күңел бизәкләре.

Казаклар авыл китапханәсендә «Күңел бизәкләре»исем астында татар бизәкләре(орнаментлары) белән танышуны дәвам итү өчен чара үткәрергә  җыелдык. «Күңел бизәкләре» дип аталган чара яшь буын  өчен, татар орнаментларының мавыктыргыч дөньясын ачачак. Татар орнаментлары бик күп эйберләрне бизәгән һәм ...
20 Гыйнвар 2026 233

Биектау районы: Кичә. Бүген. Иртәгә.

2025 елда Биектау районы үзенең 90 еллыгын бәйрәм итә. Республиканың бу киң һәм икътисадый әһәмиятле почмагы тирән тарихын саклый. Биредә үткәннең күп кенә уникаль дәлилләре – тамырлары шушы җиргә барып тоташкан халыкларның археологик табылдыклары, тарихи истәлекләре һәм мәдәни артефактлары ...
20 Гыйнвар 2026 171

Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергә укыйбыз

Әлдермеш авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергә укыйбыз» дигән чара үткәрелде. Максат яшьләрне туган як әдәбиятына җәлеп итү иде.Әдәби кичәнең төп өлеше Рафис Корбан тормышына һәм иҗатына багышланган иде. Яшьләр Рафис Корбан шигырьләрен ...
20 Гыйнвар 2026 222

Дуслык күперләре

16 декабрь көнне Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» лидерлары Юртыш авыл китапханәсендә кунак булдылар. Балалар үзләренең оешмалары турында сөйләделәр ,уңышлары белән уртаклаштылар, дуслык символы ясадылар һәм бүләк иттеләр. Китапханәче аларга Юртыш авыл китапханәсе ...
20 Гыйнвар 2026 159

Туган ягым — яшел бишек

Гыйнвар аенда  татар совет язучысы, редактор Гомәр Бәшир улы Бәшировка 125 ел тула. Бу көнгә Юртыш авыл китапханәсе «Туган ягым – яшел бишек» дигән китап күргәзмәсе оештырды.Әлеге күргәзмәдә әдипнең «Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Намус», «Гармунчы», «Сиваш»  кебек танылган әсәрләре ...
20 Гыйнвар 2026 157

Рафис Корбан кем ул?

Гыйнвар уртасында Шигали авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Рафис Корбан иҗаты турында чара уздырды. Очрашу Озерный урта мәктәбендә 8А һәм 8Б сыйныфларда үткәрелде. Китапханәче балаларга авторның биографиясе турында сөйләде һәм аларга Татарстан Республикасының атказанган сәнгать ...
20 Гыйнвар 2026 174

« Язасы да әле язасы »

Яшь чикләве (6+)  Якташ язучыбыз  балалар  шагыйре,татар  драматургы, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанның туган көне уңаеннан чара үткәрелде, “«Язасы да әле язасы    » дип исемләнгән  китап күргәзмәсе булдырылды. Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының ...
20 Гыйнвар 2026 206