Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Хәтер дивары

Усад авыл китапханәсе «Хәтер дивары» акциясенә кушылды. Бу Бөтенроссия акциясе, аның кысаларында махсус стендлар ачыла, аларга теләгән һәркем үз героеның портретын беркетә ала. Чараның максаты – Бөек Ватан сугышы чорындагы фаҗигале вакыйгалар һәм батырлыклар турында тарихи хәтерне саклау. ...
7 Май 2025 233

Резеда Вәлиева иҗаты

Май башында Шигали авылы китапханәсе мөдире  татар телен өйрәнүче 3 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Чараның темасы – Резеда Вәлиеваның табигатькә булган мәхәббәтен, әти-әнисенә һәм гаиләсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәтен тәрбияләүче матур иҗаты. Резеда Вәлиева патриотизм хисен һәм ...
7 Май 2025 137

Сугыш елларындагы шигырьләр яңгырый.

5 майда Шуман авыл китапханәсендә Бөек Җиңү көне алдыннан әдәби чара, сугыш турында шигырьләр уку оештырылды.  Бөек Ватан сугышы поэзиясе ул үлем куркынычы янаган вакытта көчле дошманга каршы көрәштә җиңеп кенә калмыйча, үз уйларын, өметләрен, какшамас оптимизмын һәм Җиңүгә тирән ышанычын чагылдыра ...
7 Май 2025 209

Сугыш. Җиңү. Хәтер

Еллар уза, әмма Ватанны саклаганда үз гомерләрен биргән батырлар турында истәлек китапларда, документларда, хатларда һәм фотографияләрдә, иң мөһиме, ул кешеләрнең йөрәкләрендә яши. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе балалар өчен батырлык ...
7 Май 2025 125

Сугыш турындагы истәлекне безгә китап калдыра

Үзәк балалар китапханәсендә Җиңү көненә багышланган «Сугыш турындагы истәлекне безгә китап калдыра» дигән китап күргәзмәсе ачылачак. Укучылар игътибарына Константин Симонов, Виктор Астафьев, Александр Твардовский, Константин Воробьев, Борис Васильев һәм башка фронтовик язучыларның әсәрләре тәкъдим ...
7 Май 2025 117

Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы

Яшьләр өчен танып белү чарасы үткәрелде. Ул тарихның иң әһәмиятле чорына — Бөек Ватан сугышына багышланган иде. Чара Пушкин картасы программасы кысаларында узды. Егетләр һәм кызлар интерактив уенда актив катнаштылар. Чара барышында фронтлардагы хәлиткеч сугышларны искә алдылар. Бөек Ватан сугышы ...
7 Май 2025 147

Ягез, әле егетләр

5 май көнне, Чыршы авыл китапханәсендә, Пушкин картасы буенча «Ягез,әле егетләр» дигән темага уен – ярыш үткәрелде. Уенга «Без, яшь солдатлар» дигән исем бирелде. Яшь солдатларларның җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшереп, бәяләп карадык. Солдат кеше биктә кыю булырга тиеш. Уенда: ...
7 Май 2025 214

Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы

6 май көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә Пушкин картасы программасы буенча «Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы» интеллектуаль уены үткәрелде. Җиңү Көненең 80 еллыгы алдыннан уен Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган иде. Фашист илбасарлары белән дүрт еллык үлем сугышы вакытында ...
7 Май 2025 156

Балаларга сугыш турында укыйбыз

Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсе ел саен Бөек Ватан сугышы турында китап укуны алга сөрү буенча халыкара акциядә катнаша. Акция кысаларында китапханәнең уку залында балалар өчен иң яхшы хәрби әдәбият үрнәкләре төшерелгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады, ...
7 Май 2025 153

Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз

Үзәк балалар китапханәсе балалар укуына ярдәм итү буенча «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара патриотик акциягә кушылды. Чарага Биектауның 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары килде. Кычкырып уку өчен Константин Паустовскийның «Похождение жука-носорога» ...
7 Май 2025 79