Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Авыл китапханәләре (35)

Коркачык авыл китапханәсе

Сугыш елларында клуб, уку бинасы(изба-читальня), медпункт бер бинада урнаша. Ул авылның Үзәк урамында, хәзерге 43-45 нче йортлар арасында була. Хэзерге вакытта бу бина инде юк. Китапханәче булып авылга  читтән килгән Туфандә дигән хатын эшләгән. 1953 елда агачтан китапханә салалар.Бу бина хәзерге ...
16 Сентябрь 2022 2448

Казаклар авыл китапханәсе

Казаклар авыл китапханәсе ике авыл –  Өлә һәм Казаклар уртасында урнашкан. Элек исә, Өләнең үз клубы, үз китапханәсе була, анда Актаныш кызы Мәүдидә эшләгән. Казаклар китапханәсендә Ахметшина Роза эшләгән. 1954-1955 нче елларда мәчетләрне сүтеп  ике китапханәне   берләштереп, ике яклы зур итеп ...
16 Сентябрь 2022 660

Өнсә авыл китапханәсе

Өнсә авыл китапханәсе 1950 елда эшли башлый. Биредә китапханәче булып Гарифуллина Наилә эшли. 1982 елда яңа клуб бинасы төзелә һәм китапханә бинаның бер бүлмәсенә күченә. Төрле елларда монда китапханәче хезмәтен Шәрипова Миләүшә Хәмит кызы, Закирова Алсу Назыйр кызы, Габдрахманова Оксана Анатолий ...
16 Сентябрь 2022 440

Дөбъяз авыл китапханәсе

Дөбъяз районы барлыкка килү белән 1930 елда китапханә Суксу авылыннан Дөбъяз авылына күчә. Китапханә элеккеге Ленин урамындагы мәдәният йорты бинасына урнаша һәм Хәбибуллина Гөлҗиһан китапханә эшен оештыруны үз кулына ала. 1932 елда китапханәче булып Ркия (фамилиясе билгесез) эшли башлый. Соңарак, ...
16 Сентябрь 2022 2353

Биектау авыл китапханәсе

Биектау авыл китапханәсе 20 нче гасырның 30 нчы елларында оеша. 2011 елга кадәр китапханә авыл Советы белән бер бинада урнашкан була. 2011 елдан 3 нче номерлы Биектау урта белем бирү мәктәбе бинасына күчерелә. Беренче китапханәче Логинова Анна Михайловна була. 1963-1989 елларда китапханә мөдире ...
16 Сентябрь 2022 3362

Олы Битаман авыл китапханәсе

Олы Битаман авыл китапханәсе 1954нче елда ачыла. Ул колзоз идәрәсе белән бер түбә астында, 24кв м мәйданлы, утын ягып җылытыла торган бүлмәдә урнаша. Беренче китапханәче булып Исәнбаева Әдибә эшли башлый. Аннан соң Антонова Лиза эшли башлый. Аның  махсус китапханәче белеме була. Ул китапларны ...
16 Сентябрь 2022 2888

Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсе

Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсе 1950 елда барлыкка килде һәм авыл клубы бинасында урнашкан булды. Беренче китапханәче Усова Александра Яковлевна булды. Аннан соң китапханәдә Александрова анисса Нуриддиновна эшләде. 1990 елда китапханә яңа мәдәният сарае бинасына күчте. Шунда Каплевская ...
16 Сентябрь 2022 3013

Каенлык авыл китапханәсе

Китапханә 1975 елдан Мамонино авылында эшли башлый. Биредә китапханәче булып Сираҗиева Әнзия эшли. 1976 елның 25 августыннан китапханәче вазыйфасын Мөхәммәтшина Гөлсинә Рәфикъ кызы башкара. 1978 елның 10 октябреннән бу өлкәдә Соловьёва Надежда Владимировна хезмәт куя. 1990 елның 19 нояберенә кадәр ...
16 Сентябрь 2022 729

Олы Кавал авылы китапханәсе

Олы Кавал авылында китапханә 1957 елда ачыла һәм эшли башлый. Авыл уртасындагы мәчетнең манарасын кисәләр һәм ул бина клуб белән китапханә итеп файдаланыла. Китапханәче булып Хабибуллина Нурания Габдулла кызы эшкә урнаша. 1981 елдан китапханә мөдире булып Камалиева Гөлфия Мәгҗән кызы эшли башлый. ...
16 Сентябрь 2022 969

Әлдермеш авыл китапханәсе

Әлдермеш авылы китапханәсе 1956 елда эшли башлый. Китапханә авыл советы бинасының яртысында оештырыла. Беренче китапханәче Низамиева Фәсәхәт була. 1959 елда китапханә мөдире булып Лиза Антоновна эшли башлый. 1964 елдан озак еллар Әлдермеш авыл китапханәсе  мөдире булып Гыйләжева Наилә Гыйләж кызы ...
16 Сентябрь 2022 1459