Переведенцев Юрий Петр улы
Переведенцев Юрий Петр улы
( 1941)
География фәннәре докторы Юрий Петр улы Переведенцев 1941 елның 23 февралендә Татарстан Республикасының Биектау районы Пановка авылында туа. 1963 елда Казан дәүләт университетын (КДУ) «метеорология» белгечлеге буенча, ә 1972 елда «математика» белгечлеге буенча тәмамлый. КДУны тәмамлаганнан соң, профессор Н.В.Колобовта аспирантурада укый, кафедра ассистенты булып эшли, Совет Армиясендә хезмәт итә, анда Сызран ВВАУЛ курсантлары белән авиация метеорологиясе буенча уку дәресләрен алып бара, аларны атмосфера турбулентлыгының вертолет очышларына йогынтысын өйрәнү буенча тикшеренү эше белән берләштерә. Аннары бу эш нәтиҗәләре аның кандидатлык диссертациясен йомгаклады.
Юрий Петрович Казан метеорология мәктәбенең фәнни җитәкчесе, «атмосфераны регуляцияләү һәм климат үзгәреше» Региональ фәнни юнәлешен оештыручы, Россия Фәннәр академиясенең милли геофизика комитетының климат комиссиясе әгъзасы, Рус география җәмгыяте һәм Росгидрометның Иҗтимагый советы әгъзасы, булып тора.
Күпьеллык нәтиҗәле укыту-тәрбия, фәнни хезмәтләре һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен Юрий Петровичка «Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе», «Россия Федерациясенең Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре», «Россия Гидрометеорология хезмәтенең мактаулы хезмәткәре» һәм «Казан университетының атказанган профессоры»дигән мактаулы исемнәр бирелде. Юбиляр казанышларын тану-аны Халыкара фәннәр академиясе, югары мәктәп һәм Россия Экология академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.
