Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Камал Саттарова

  Камал Саттарова

( 1923 -1985)

 Камал Мәгъсүм кызы Саттарова 1923 елның 30 июлендә элекеге Дөбъяз, хәзерге Биектау районы Торнаяз авылында урта хәлле Мәгъсүмҗан һәм Бибикамал Саттаровлар гаиләсендә дөньяга килә. Аның тулы исеме Вәсвикамал була. Авылда аны Вәсфи дип йөртәләр. Камал  Саттаровага ул соңрак, Казанга килеп,  Радиокомитетка эшкә урнашкач әйләнә.Ул әдәби- музыкаль тапшырулар бүлегенең баш редакторы Зәйнәп Хәйруллина җитәкчелегендә хезмәт куя.

Татарстан дикторлары арасыннан беренчеләрдән булып Камал Саттарова Россиянең атказанган культура хезмәткәре исеменә лаек була.Ул югары дәрәҗәдә үз эшенең остасы була.

1985 нче елда вафат.