Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әнвәр Бакиров

Бәкиров Әнвәр  Закир улы

( 1920- 2001)

Композитор Әнвәр Закир улы Бәкиров 1920 нче елның 7 нче июлендә Казан шәһәрендә туа. Балачагы әти-әнисенең туган авылы Татарстан Республикасы Биектау районы Әлдермеш авылында уза.

Композиторның иҗаты кин жанр диапазоны белән характерлана. Симфоник һәм камера-инструменталь әсәрләр, виолончель һәм фортепиано өчен Сонатинадан башлап, зур масштаблы оркестр полотнолары белән тәмамланып, әйдәп баручы башкаручыларның репертуарларына берегеп калганнар.

Бәкировның иң мөһим әсәре – «Алтын тарак» балеты («Золотой гребень», 1957 ел), яңа редакциядә – «Су анасы» («Водяная», 1971 ел), татар балетлары арасында иң танылганы була.

Татар музыка сәнгатен Бәкиров иң әүвәле җырлар өчен көйләр иҗат итүче композитор буларак таныта. Әле яшьлек елларында иҗат ителгән «Иртәнге серенада» (Утренняя серенада)  исемле  иң беренче җыры бүгенге көнгә кадәр популярлыгын югалтмый. Аның җырларының тематикасы күп төрле. Үз заманына хөрмәт буларак, аның күп әсәрләре патриотик характерга ия. Бигрәк тә композиторның целина батырларын – яшьләрне, космосны яулаучыларны, Камазны төзүчеләрне һ.б.  мактаган җырлары уңышлы булалар. Ә. Бәкировның иҗатында лирика аеруча киң тәкъдим ителә. Аның җырларының авторлары – шагыйрьләр даирәсе киң: татар шигъриятенең классикларыннан башлап (Һ.Такташ, Ф.Кәрим, М.Җәлил һ.б.), композиторның яшьтәшләренә кадәр (М.Хөсәен, С.Хәким, Г.Зәйнәшева һ.б.).

Композиторның иҗатына мелодик сәләтенең яктылыгы, милли билгелелек һәм музыкаль теленең демократизмы, Татарстанның композиторлык иҗатына нигез салучыларның иң яхшы йолаларына тугрылык хас.

Әнвәр Бәкиров иң беренчеләрдән булып татарча белем бирү мәктәбендә җыр дәресләрен укыту методикасының мәсьәләләре эшләнмәсенә мөрәҗәгать итә.

2001 елның 10 августында  вафат була.