Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Герасимов Валерий Васильевич

Валерий Василий улы Герасимов

( 1955)

 Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штабының начальнигы, Россия Федерациясе Герое Валерий Герасимов 1955 нче елның 8 нче сентяберендә Казан шәһәрендә туа. Әтиәниләре чыгышлары буенча Татарстан Республикасы Биектау районы Камай авылыннан.

Казан Суворов хәрби училищесын кызыл диплом белән, Татар АССР  Югары Советы Президиумы исемендәге Казан югары танк училищесын алтын медаль белән, Советлар Союзы маршалы Р.Я. Малиновский исемендәге бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен кызыл диплом белән, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлый. Хәрби хезмәтен взвод, рота  һәм штаб командиры,  90 нчы танк  гвардия дивизиясенең 80 нче батальоны җитәкчесе буларак уза. Шулай ук Польшада Төньяк хәрби төркемдә, Ерак Көнчыгыш хәрби округының батальоны штабы җитәкчесе, штаб җитәкчесе – танк полкы командирының урынбасары, танк полкы командиры, командир урынбасары һәм штаб җитәкчесе – командиры урынбасары, Прибалтика хәрби округындагы һәм Төньяк –Көнбатыш гаскәрләр төркемендәге гвардия мотоукчылар дивизияләренең командиры булып тора.  1994 нче елның августында Мәскәү хәрби округына дивизия чыгарылу белән җитәкчелек итә. 1995 елдан башлап академияда белем ала.  1997 нче елдан башлап, Мәскәү хәрби округындагы беренче гвардия танк армиясенең җитәкчесенең  беренче урынбасары буларак, аннары җитәкченең урынбасары булып, 1998 нче елның февраль аеннан башлап штаб җитәкчесе булып, ә 2001 нче елның февраленнән башлап Төньяк Кавказ хәрби округындагы 58 нче гомумгаскәрләрнең армиясе җитәкчесе булып хезмәт итә. 2003 нче елның март аеннан башлап, Ерак Көнчыгыштагы хәрби округның штаб җитәкчесе буларак, ә 2005 нче елның апрель  аеннан башлап, Кораллы Көчләр гаскәрләренең хәрби хезмәте һәм сугышчан әзерлеге буенча Төп идарәсенең җитәкчесе буларак хезмәт итә. 2006 нчы елның декабереннән Төньяк Кавказ хәрби округының штабы җитәкчесе вазыйфасын башкара.

2012 нче елның 9 нчы нояберендә Россия Президенты Владимир Путин Валерий Герасимовны Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штабының җитәкчесе – Россия Федерациясе Оборона министырының беренче урынбасары вазыйфасына билгели.

2012 нче елның 13 нояберенән башлап Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советы әгъзасы булып тора. Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу вакытлыча булмый торганда, армия генералы Валерий Герасимов Россия Федерациясенең Оборона министрының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы булып  тора.

2013 нче елның гыйнвар аенда Хәрби фәннәр академиясенең гомуми җыелышы алдында «Кораллы көчләрнең формалары үсешенең тенденцияләре һәм аларны куллану, хәрби фәннең аларны камилләштерү буенча актуаль бурычлары» темасына доклад белән чыгыш ясаган. Армия генералы Валерий Герасимов Маршал Г.К.Жуков исемендәге Дәүләт премиясе буенча ведомствоара комиссиянең рәисе вазыйфасын да башкара. 2015 нче елның сентябрь аенда Сирияда башланган Россия операциясенең оештыручысы булып тора.

2016 нчы елның май аенда Россия Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен армия генералы Герасимов Валерий Василий улына аерма билгесе булып торган «Алтын Йолдыз» медале белән Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.