Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ахмеров Исхак Абдулла улы

Ахмеров Исхак Абдулла улы

( 1901 -1976)

 Чыгышы белән Татарстан Республикасы Биектау районы Кече Битаман авылыннан.

И.А.Ахмеров 1901 елның апрелендә Оренбург губернасы Троицк шәһәрендә туа. Әтисе чыгышы белән Таттарстан Республикасы Биектау районы Кече Битаман авылыннан була. Әнисе белән генә үскәнлектән аларның тормышлары бик җиңел булмый. Кече яшьтән үк Исхак үзенең зирәклеге һәм тапкырлыгы белән аерылып тора.12 яшеннән укуны эш белән аралаштыра. Әнигә ярдәм булсын дип, укыган чорда ук курьер да була, батрак та булып хезмәт куя. Булачак разведчик бер эштән дә курыкмый. Электромонтерда өйрәнчек тә, байда приказчик та була.

Февраль һәм Октябрь революцияләре елларында гади халык өчен яңа ишекләр ачыла. Яшь Ахмеровка Мәскәүгә күчү мөмкинлеге туа.

Башкалада Троицктан килгән егет хисапчылар курсына керә. Кызыксынучан һәм тырыш егет югары белем алу мөмкинлеге күрә. Көнчыгыш халыкларының  Коммунистик университетында чит телләр өйрәнә. Тиздән төрек, инглиз, француз телләрендә иркен сөйләшә башлый.

Укытучылар бу студентның сәләтен күреп алып, аны Беренче Мәскәү университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетына күчерәләр. 1930 елда Исхак үзенең профессиональ карьерасын башлауга этәргеч булган дипломын кулына ала.

Ахмеровның Америкада яшәү дәверендә иң югары казанышы “Кар” операциясе була. Ул ll Бөтендөнья сугышы вакытында, Япония тарафыннан СССР га юнәтелгән һөҗүмне, бу конфликтка США ны җәлеп итеп, США белән Япония арасында кораллы конфликтка әйләндереп калдыру сценариясен мөстәкыйль үзе төзи. Барган сөйләшүләр чылбыры 1941 елның кышында Гавайның Перл- Харбор портында шактый корабльләрнең юк ителүенә китерә.

1946 елда Ахмеров туган иленә кайта. Дәүләт куркынычсызлыгы Министырлыгы – легаль булмаган разведка Идәрәсенә начальник урынбасары итеп билгеләнә. Профессионал буларак бу җаваплы постта ул 10 еллап хезмәт куя. Исхак Абдула улы ил алдындагы казанышлары өчен “Почет билгесе” һәм “Кызыл байрак” орденнары һәм башка дәүләт бүләкләре белән бүләклиләр.